Песәй авылы үзешчәннәре, ут күршеләребез -Турай авылы халкына, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, концерт программасы тәкъдим иттеләр.

2020 елның 25 феврале, сишәмбе

23 нче февраль көнне Песәй авылы үзешчәннәре, ут күршеләребез -Турай авылы халкына, Ватанны саклаучылар көненә багышланган, концерт программасы тәкъдим иттеләр. Залда утыручылар очрашуны бик җылы кабул итте, һәр чыгышка озакка сузылган кул чабулар белән бәя бирелде. Тамашачылар тормыш мәшәкатьләрен онытып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Бәйрәм концертыннан һәркем күтәренке кәеф белән таралышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International