Дөньяга Яңа – 2013 ел аяк басарга да бер ай гына вакыт калды.

2012 елның 4 декабре, сишәмбе




Дөньяга Яңа – 2013 ел аяк басарга да бер ай гына вакыт калды.

Менделеевск муниципаль район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов рәислегендә узган киңәшмәдә Яңа елга әзерлек мәсьәләләре каралды . Район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов районда Яңа елны каршылауга хәзерлек эшләрен көне килеп җиткәч кенә түгел, күпкә алдан башларга кирәклеге, декабрь урталарында шәһәр, авыл урамнары, предприятие, оешма, кибет алларының бәйрәмчә бизәлеше эшче төркеме тарафыннан бәяләнергә тиешлеге турында күрсәтмә бирде.
Яңа ел бәйрәменә хәзерлек һәм аны уздыру чаралары белән аларны Менделеевск муниципаль районының баш архитекторы Равиль Хабиров таныштырды, башкарыласы эшләрнең һәр тармагына җаваплы предприятие-оешмаларны билгеләнде. Шәһәрнең үзәк чыршысы, “Юность” район мәдәният йорты каршындагы мәйданда булачак. Аны урнаштыру, яңа ел атрибутлары белән бизәү, балалар өчен боз таулары ясау һәм башкалар өчен ОАО “Химзавод им. Л.Я.Карпова ” идарәсе җаваплы итеп билгеләнде. Калган чыршылар шәһәр-район Мәдәният йортлары каршында урнаштырылачак.
Яңа ел бәйрәменә хәзерлек планы (искәрмә)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International