23 февраль көнне Камай мәдәният йорты “Камай Сандугачлары “коллективы Тәкәш авылына матур концерт программасы белән кунакка килеп киттеләр. Кадерле егетләрне 23 февраль Ватанны саклаучылар көне белән ихлас күңелдән тәбрик иттеләр. Ил- көннәребез аяз булсын, һәрберегез сәламәт, көр күңелле булыгыз. Укуыгызда, эшегездә зур уңышларга ирешегез.Безне бәйрәм белән котлап матур җырлар ,биюләр,сәхнәләштергән күренешләр бүләк иттеләр.Тәкәш авыл кызларыда аларга булышып бер ничә номер белән чыгыш ясадылар.Авыл халкы чыгышларны көчле алкышлар белән карадылар.Рәхмәт матур жырларыгызга! Иҗади чишмәләрегез саекмасын, зур зур унышлар сезгә!!!



