.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Халыкара туган тел көнендә шәһәр һәм район гомуми белем бирү мәктәпләре укучылары арасында “Татар моңы” район конкурсы узды. Конкурста беренче сыйныфтан тугызынчы сыйныфка кадәр төрле яшь башкаручылар катнашты, ялгыз җырлаучылар һәм вокаль ансамбльләр чыгыш ясады.
Укучылар һәм аларның укытучылары репертуар сайлауга, башкаруга җаваплы караганнар. «Туган ягым-Татарстан», «Безнең ил», Кояш гомере», Дусларыма», «Әнкәмнең догалары» кебек композиторларның әсәрләре һәм халык җырлары яңгырады.
Иң актив булып 1 нче, 2 нче, 3 нче, 4 нче мәктәпләр, 1нче гимназия, Турай, Абалач, Камай авыллары мәктәпләре укучылары катнашты.
Барлык катнашучылар да дипломнар белән бүләкләнде. Гран-прига Дамир һәм Данис Низаметдиновлар дуэты лаек булды (1нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары, укытучысы Смирнова Гөлнара Рашатовна). Алар гитарада «Яратыгыз» җырын башкардылар. (Р.Миннуллин суз., Р.Ахиярова муз.)
Конкурсны татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсе җитәкчесе Ибәтуллина Фәниса Әнвәр кызы әзерләде һәм алып барды. Чара Менделеевск РОО эгидасы астында узды, югары оештыру дәрәҗәсендә әзерләнде һәм уздырылды. Туган телдә башкарылган җырлар мәктәп укучыларында яхшы эз калдырды