Муниципалитетта район Советының 49 утырышы булды, анда бүләкләр тапшырылды.
Татарстан Республикасы Президенты Указы буенча Татарстан Республикасы Дәүләт бүләген – «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемне - югары педагогик осталык һәм Татарстан Республикасы мәгариф системасында зур өлеш керткән өчен Менделеевск муниципаль районы «Турай урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гыйбаева Вәсилә Сәетшариф кызына бирделәр.