Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Менделеевск муниципаль районы
Официальный сайт Менделеевского муниципального района Республики Татарстан
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Менделеевск муниципаль районы җитәкчесе
Тарих
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Район турында
Халыкның милли составы
Менделеевск шәһәре һәм Менделеевск муниципаль районының картасы
Территориаль сайлау комиссиясе
Территориаль иҗтимагый үзидарә органнары
Иҗтимагый оешмалар
Район тормышы
Инвесторларга
Муниципаль контроль
Милли проектлар
Торак программалары
Куллану бюджеты
Муниципаль хезмәт
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләре
Икътисад һәм эшмәкәрлек
Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык
Гасыйм лотфи
Файдалы сылтамалар
Ике яклы элемтә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Менделеевск муниципаль районының норматив-хокукый актларын Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында рәсми бастырып чыгару
Статус документлары
Менделеевск муниципаль районы Советы карарлары
Менделеевск шәһәр советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
Менделеевск шәһәре башлыгы карарлары һәм боерыклары
Башкарма комитет җитәкчесенең карарлары һәм боерыклары
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Татарстан Республикасы дәүләт комитетының тарифлар буенча карарлары
Менделеевск шәһәр Башкарма комитеты карарлары
Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасының норматив-хокукый документлары
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Татарстан Республикасы Менделеевск муниципаль районы Башлыгы хисабы
Матбугат хезмәте
Фоторепортаҗлар
Пресс-релизлар
Телевидение «Вести М»
Газета «менделеевск яналыклары»
Без Вконтакте!
Элемтәләр
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре
Кабул итү көннәре һәм сәгатьләре
Интернет кабул итү бүлмәсе
Программалар, проектлар, конкурслар
Конкурслар
Муниципаль районнар
Менделеевск муниципаль районы
6 декабрь көнне Менделеевск муниципаль район
2012 елның 6 декабре, пәнҗешәмбе
6 декабрь көнне Менделеевск муниципаль район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов, авыл җирлекләре башлыклары Әлмәт районында узган семинар-киңәшмәдә катнаштылар. Чарада кече хуҗалыкларны үстерү һәм авылда хезмәт активлыгын күтәрү буенча башкарылган эшләргә нәтиҗә ясалды. Шуның белән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашындагы зональ очрашулар сериясенә нокта куелды.
Семинарда катнашучылар пленар өлештән соң Габдрахман авылында авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булдылар. Биредә нефтьчеләр һәм җирле район җитештерү кооперативы ярдәме белән авыл хуҗалыгы продукциясен сатучылар өчен уңай шартлар тудырылган.
Семинарда катнашучылар Яңа Нәдер авылында Камаловның “Сихәт” крестьян-фермерлык хуҗалыгы эше белән танышты. Хуҗалыкта - 100 кәҗә. Ферма “Татнефть” ААҖ ярдәме белән төзелгән. Узган ел биредә 22 тоннадан артык кәҗә сөте җитештерелгән, шулай ук Әлмәт сәүдә нокталарына кымыз чыгарыла. Кунаклар шулай ук “Авыл сөте” сөт җитештерү цехында, район җитештерүчеләр кооперативы конторасында, Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә булды.
Киңәшмә башланганчы Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәсендә, Бөтендөнья сәүдә оешмасы шартларында җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре дәүләтнең җитди ярдәменә мохтаҗ, дип билгеләп үтте. “Ил төбәкләре тармакны модернизацияләү һәм инновацион технологияләрне кертү буенча системалы эш алып бару өчен бар булган ресурсларны файдаланырга тиеш, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе. – Әмма Федераль үзәк авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча үз сүзен әйтергә тиеш”.
Фәрит Мөхәммәтшин чараны ачканда, республиканың нефть зонасында җирле хакимият белән нефтьчеләр арасында яхшы мөнәсәбәтләр урнашкан дип билгеләп үтте. “Алар аграр секторны үстерергә, арзан бәядән ягулык-майлау материаллары алырга, фермалар төзергә, авыл хуҗалыгы базарларын төзекләндерергә ярдәм итә”, - дип билгеләп үтте парламент җитәкчесе.
Авыл җирлекләре башлыкларыннан сораштырылган мәгълүматларга караганда, кече хуҗалык үсешенә артык продукцияне сату оештырылмау факторы комачаулый. Марат Әхмәтов фикеренчә, бу вәзгыятьтә кулланучылар кооперациясенең роле бәяләнеп бетми. Республика башкаласы янында яшәүче авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен якын арада Казанда агропромпарк ачылу отышлы булачак. Тиздән шундый ук мәйданчык Чаллыда да барлыкка киләчәк.
Киңәшмәдә Фәрит Мөхәммәтшин авыл җирлекләре территорияләрендә салым җыю мәсьәләсен күтәрде. Ул салым органнары вәкилләренә муниципаль идарәләргә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.
Чара ахырына якынлашканда, Фәрит Мөхәммәтшин белән Марат Әхмәтов республиканың 12 районының иң яхшы авыл җирлеге, иң яхшы шәхси ярдәмче хуҗалык, гаилә фермасы һәм кооператив республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде. Малларның баш саннарын арттыру һәм мал баш саннарын саклау номинациясендә Актаныш муниципаль районының Әтәс җирлеге башлыгы М.Гыймазетдинов һәм Күҗәкә җирлеге башлыгы Р.Хәйбиев, Чуракай җирлегеннән гаилә фермасы бәйгесендә җиңү яулаган Х.Шәеховлар да бүләкләнүчеләр арасында иделәр. Аларның һәрберсенә 50 мең сум күләмендә акчалата премия тапшырылды. ТР Дәүләт Советы Рәисе республика җитәкчелеге исеменнән авыл җирлекләренең иң актив һәм уңышлы башлыкларына тагын бер тапкыр рәхмәт белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
май, 2026 ел
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
УРМАННАРДА БУЛГАНДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧСЫЗЛЫГЫ КАГЫЙДӘЛӘРЕ
2026 елның 24 маена ашыгыч кисәтү
2026 елның 24 мае 06.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең киеренкелеге турында консультация-кисәтү 24 майда көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән яшенле яңгыр һәм көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә көчле җил көтелә (Казанда көчле җил 15-17 м/с).
22
май, 2026 ел
Буыннарны берләштергән бию: Менделеевскидан «Вдохновение» 10 еллыгын бәйрәм итте
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда чын мәгънәсендә иҗат, җылылык һәм тормыш сөю бәйрәме булды. «Вдохновение» өченче буын коллективы үзенең 10 еллыгын билгеләп үтте.
Урманнарның гадәттән тыш янгын куркынычы.
ИГЪТИБАР! ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ БУЛГАН ЧОРДА УРМАНГА БАРУДАН ТЫЕЛЫГЫЗ!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз