6 февраль көнне 1 нче мәктәпнең 7 сыйныф укучылары өчен Үзәк китапханәдә Советлар Союзы Герое очучы М.П.Девятаев батырлыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Үлемсез очыш” батырлыгы дәресе үткәрелде. 1945 елның 8 февралендә Михаил Девятаев һәм аның 9 иптәше фашистлар самолетында концлагерьдан качкан. Бу батырлык турында ул "Җәһәннәмнән качу" китабын язган. Балалар китаптан өзекләр ишеттеләр, "Догнать и уничтожить" һәм "Побег с острова смерти" документаль фильмнарыннан фрагментларны карадылар. Михаил Петрович Девятаев кызыклы һәм озын гомер кичерде. Аның тормышы Ватанга хезмәт итүнең ачык мисалы булып тора.