Бүген район хакимиятендә район башлыгы Валерий Чершинцев рәислегендә көндәлек иртәнге планерка узды.
Киңәшмә барышында район тормышы турында фикер алыштылар. Киләсе чаралар, контроль йөкләмәләрне үтәү, видеоконференцияләр йомгаклары буенча мәсьәләләр күтәрелде. Барлык әйтелгән сораулар да контрольгә алынды.