Гражданнарның сорауларына Пенсия фондының Менделеевск районындагы клиентлар хезмәте җитәкчесе Раушан Иштанова җавап бирә

2020 елның 29 феврале, шимбә

Сорау. Узган айда миңа пенсия билгеләделәр. Миңа ул ничә сан булыр? Екатерина Петровна

 

 

Җавап. 2017 елдан кредит учреждениеләре аша пенсия түләү яңа билгеләнгәндә 22 санга билгеләнә. Әгәр 22 сан - ял көне булса, акчаларны күчерү алдагы эш көнендә гамәлгә ашырыла. Пенсияне почта оешмалары аша алганда, пенсияне илтеп җиткерүнең билгеләнгән графигы нигезендә һәр айның 4-21 саны.

Сорау. Пенсия билгеләү турындагы гариза белән бер үк вакытта 2020 елның гыйнварында пенсия тупланмаларын түләү турында гариза биргән. Пенсия алдым инде, ә бер тапкыр бирелә торган түләү юк. Ул кайчан түләнәчәк? Нәсимә М. Җавап. иминләштерелгән затка бер мәртәбә түләнә торган түләүне башкару турындагы карар белән билгеләнгән күләмдә пенсия тупланмалары акчаларын түләү әлеге карар кабул ителгән көннән ике айдан да артмаган вакытта башкарыла. Сезнең гариза буенча бер тапкыр түләнә торган түләүне билгеләү турындагы карар 2020 елның февралендә чыгарылган. Акча агымдагы елның апреленнән дә соңга калмыйча Сезнең гаризада күрсәтелгән исәп-хисап счетына күчереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International