Яңа Кокшан авылында Масленица бәйрәме, күңел ачу программасы үткәрелде. Китапханәче һәм клуб мөдире тарафыннан традицион күңел ачулар оештырылды.
Китапханәче тарафыннан салфеткалардан һәм җепләрдән курчаклар, кояш ясау буенча мастер-класслар үткәрелде. Балалар бик теләп катнаштылар, хәтта өлкәннәр дә кушылдылар. Шулай ук китаплар һәм рецептлар күргәзмәсе оештырылды. Уеннар искиткеч узды. Кайнар чәй һәм коймак белән чәй эчү беркемне дә битараф калдырмый. Барлык халык призлар алды.