Сорау. Минем ана капиталының калган акчам 20 000 сум тәшкил итә. Әйтегез әле, әгәр ана капиталы индексацияләнсә, калганы да артачакмы? Елена А.
Җавап. Ана (гаилә) капиталы күләме ел саен тиешле финанс елына һәм план чорына федераль бюджет турында федераль закон белән билгеләнә (“Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме турында” 2006 елның 29 декабрендәге 256-ФЗ номерлы Федераль законның 6 статьясы нигезендә). Ана капиталы күләмен индексацияләгән очракта, калган акчалар шулай ук индексацияләнәчәк.