Таныш бул - Китап

2020 елның 3 марты, сишәмбе

2 март көнне Бәзәкә китапханәсендә “Танып бел” дигән түгәрәккә йөрүче балалар чираттагы утырышка җыелдылар. Бу чара бүгенге көн авторлары китапларын уку һәм китап белән танышуга багышланды.

Балалар чиратлашып В.Хамидуллина, М.Грозовский, С.Малышев, Р.Башар. Р.Валеев һәм башка авторларның китапларын кычкырып укыдылар, китап ахырындагы биремнәрне үтәделәр, табышмакларга җавап эзләделәр һәм беррәтән китапның тышлыгы, авторы, иллюстрациясе, эчтәлеге, аннотациясе белән таныштылар. Соңыннан барысы да  Г.Тукайның яраткан “Шүрәле” китабына эшләнгән уен сорауларына җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International