Милли мәдәниятләр фестивале Бәзәкә авылы Мәдәният йорты базасында узды. Чара бик тантаналы рәвештә башланды. Район башлыгы Валерий Сергеевич Чершинцев район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Любовь Ионовна Сорокина тыл хезмәтчәннәренә юбилей медальләрен тапшырды. Тамашачылар “Җиңү көне” җыры астында аягүрә басып кул чаптылар, Ватаныбыз өчен, сугышта һәм тылда җиңүне якынайтучылар өчен хөрмәт һәм горурлык белдерделәр. Бик тантаналы, күз яшьләренә кадәр...
Фестивальдә Ижевск, Турай, Псәй, Тойгуҗа, Тат.Әхтиал, Тат.Тәкәш, Бәзәки, Камай, Тойма мәдәният йортлары, С.Гассар исемендәге Мәдәният сарае иҗат коллективлары катнашты. Фестивальне оештыручылар - “ТР Менделеевск муниципаль районы башкарма комитетының Мәдәният идарәсе” МКУ - җитәкчесе Е.В.Шиһапова, “Үзәкләштерелгән клуб системасы” МБУК директоры Р.С.Фәрхетдинова район фестивален оештыруга иҗади яктан килделәр.
Татар халкының борынгы гореф-гадәтләрен яңартып, чара “Капка төбендә” - милли колоритында узды, анда өлкәннәр һәм балалар җыелды, күңел ачтылар, җырладылар, биеделәр, кызыклы уеннар уйнадылар. Катнашучылар бәйрәм атмосферасын булдырылдылар, ул бик матур узды..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)