«Төрле халыклар - Республика бер», шундый исем астында «Балачак планетасы» 11 нче балалар бакчасы» МБДОУ базасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр арасында икенче республика бәйгесе узды.
Конкурс биремнәрендә: “Визитная карточка”, “Мин - үземчә талантлы ”, “Дефиле”, “Кулинар этюдлар” балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр: Удмуртия Республикасының Түбән Әсән авылыннан Мельникова Яна һәм Алнаш районы Писеево авылыннан Михайлова Ирина, Кукмара шәһәреннән Хисмәтуллина Амилия, Алабуга шәһәреннән Алиева Ройя һәм Гафаров Давуд, Менделеевск шәһәренең 7 нче бакчасыннан Килеева Ваннеса, 11 нче бакчасыннан Хәмидуллина Алия, №12 бакчасыннан Емельянов Родион, 2 нче бакчасыннан Немтырева Есения, 10 нчы бакчасыннан Япаева Василиса катнаштылар.
Балалар бик талантлы, матур, лаеклы чыгыш ясады. Монда катнашучыларның, аларның ата-аналарының һәм тәрбиячеләренең өлеше зур. Барлык чыгыш ясаучылар дипломнар һәм бүләкләр алды. Конкурс инициаторлары - 11 нче номерлы МБДОУ, мөдире Л.И.Будник һәм бакча коллективы югары дәрәҗәдә оештырды..jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
(1).jpg)
(2).jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)