28 февральдән 1 мартка кадәр Алабуга шәһәрендә, интернационалист сугышчылар истәлегенә багышлап, 2009-2010 елгы егетләр арасында мини-футбол буенча республика турниры узды. Турнирда Яр Чаллы, Казан, Менделеевск, Мамадыш, Алабуга, Әгерҗе, Минзәлә шәһәрләреннән килгән егетләр һәм Мөслим районы командасы катнашты.