Коррупциягә каршы көрәш бүген иң актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора.

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе




Коррупциягә каршы көрәш бүген иң актуаль мәсьләләрнең берсе булып тора. “Безнең төп максат җинаятьләрне ачу түгел, ә аны булдырмау, коррупциягә китерүче сәбәпләрне билгеләп, аларга вакытында чик кую”, – ди коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Роман Волков. Районда Игорь Анатольевич Привалов рәислегендә Комиссия оешкан һәм коррупциягә кагылышлы хәбәрләр белән эшләү, чаралар күрү, профилактик утырышлар үткәрү тәртибе билгеләнгән, программа кабул ителгән. Коррупциягә каршы сораулар, тәкъдимнәр булган очракта, коррупциягә каршы көрәш буенча район башлыгы ярдәмчесе Роман Волковка эш телефоны – 2-25-73, район полициясендә хәбәрегезне 2-24-00 телефоннары аша кабул итәчәкләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International