Әлифба бәйрәме

2020 елның 6 марты, җомга

5 нче март көнне Песәй авылы мәдәният хезмәткәрләре мәктәптә уздырылган Әлифба бәйрәмендә катнаштылар. 1 нче сыйныфта 4 бала белем ала. Алар үзләренең беренче китаплары белән саубуллаштылар. Кичә төрле конкурслар, җыр-бию белән үрелеп барды. Сабыйларның сөенечен уртаклашырга әти-әниләре дә килгән иде. Соңыннан балаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү оештырылды. Сабыйларга бәйрәм бик ошады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International