Чара барышында китапханәче әнинең гаиләдәге роле, шигырьләр, әкиятләр һәм иң кадерле кеше – әни турында сөйләде. Балалар бик теләп әниләре турында сөйләделәр,нинди матур һәм игелекле. Соңыннан китапханәче Г. Галимуллина балаларны В.Хәмидуллинаның «Сказка о том, как из дома ушло Хорошее Мамино Настроение» һәм С. Саубанованың «Зурколак бишек эзли»әсәрләре белән таныштырды. Балалар игътибар белән тыңладылар, ә соңыннан укылган әйберләр турында актив фикер алыштылар.