Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән беррәттән тыл хезмәтчәннәре һәм толлар аерым игътибарга һәм кайгыртуга лаек, өстәвенә, алар елдан-ел кими бара. Безнең белән бары тик сугышта катнашкан Клавдия Лыкова, концлагерьларның бер тоткыны Антонина Кравченко гына. Районда 12 тол һәм 158 тыл хезмәтчәне яши, шуларның унысы Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган концертта, Җиңүнең 75 еллыгына юбилей медальләрен тапшырды.