5 март көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре 2 нче мәктәпнең 1 һәм 2 нче сыйныф укучылары өчен “Курчакларның серле дөньясы” исемле уен сәяхәте үткәрделәр.Балалар Беренче рус курчаклары - сакчылар турында белделәр, 18-19 гасырларда фарфордан ясалган курчаклар белән таныштылар, яраткан курчаклар турында сөйләделәр. Балалар урам театрының Күңелле курчаклары – оста курчакчы кулында җанланган петрушка чыгышын күрделәр, курчак театры тамашасына керделәр һәм курчак мультфильмнарының ничек барлыкка килүен белделәр.