Татар китапханәсе 7 нче мәктәпнең 2 һәм 3 сыйныф укучылары белән “Әниләр турында хикәяләр укыйбыз” Республикакүләм акциясенә кушылды. Әни дөньяда иң кадерле, иң якын кеше.
Һәркемгә үз әнисе иң матуры, иң яхшысы, иң назлысы. Балалар белән аларның әниләрен ни өчен яратулары, аңа ничек булышулары, бәйрәмгә нинди бүләк әзерләүләре турында әңгәмә корылды. “Өч кыз” татар халык әкиятен карап, эчтәлеге буенча фикерләр тыңланды. Акциягә кушылып, Р.Мингалимнең “Канатларың булса”, Г.Сабитов “Иң кадерле бүләк”, В.Хамидуллина “ Сказка о том, как из дома ушло хорошее мамино настроение”, Л.Пантелеев “Кто больше любит маму» хикәяләре укылды, эчтәлекләре буенча фикер алышынды. 2 сыйныф укучылары әниләргә багышланган иншаларын укыдылар. 3нче сыйныф укучылары әниләр турында мәкальләрне дәвам итүдә зирәклек күрсәттеләр.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)