Балалар язучылары дөньясында

2020 елның 6 марты, җомга

3 март көнне Иске Гришкин авылы китапханәчесе башлангыч мәктәп укучылары өчен «Балалар язучылары дөньясында» исемле әдәби уен үткәрде.

Балалар үзләре өчен иҗат итүче әдипләр белән таныштылар. Рабит Батулланың «Чура-бичура» исемле әкиятен тыңладылар. Мич башында яшәүче бичуралар ырымнарда гына яши диләр, өйләргә газ кергәч кайда югалганнар… дип тәмамланган  авторның әкиятен дәвам итеп, һәркем үзенең кызыклы вариантын уйлап чыгарды. Балалар Чура-бичураның бик тә яхшы якка үзгәрүен теләделәр. Класстан тыш уку өчен китаплар сайладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International