Кадерле, хөрмәтле һәм яраткан хатын-кызлар!
Сезне искиткеч матур һәм назлы яз бәйрәме-Халыкара хатын-кызлар көне белән котларга рөхсәт итегез!
Сез, кадерле хатын – кызларыбыз-илебезнең, Республикабызның һәм шәһәребезнең төп байлыгы. Сезнең белән һәрберебез өчен иң кадерле һәм мәңгелек кыйммәтләр: туган йорт яктысы, мәхәббәт, тугрылык бәйләнгән. Хатын – кыз-кайгыртучанлык, гаделлек һәм мәрхәмәтлек, җылылык һәм уңайлылык гәүдәләндерү, илһам чыганагы.
Чын күңелдән сезгә бәхет, сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлек телим! Сезне яраткан һәм кайгыртучан, гаиләгез, балаларыгыз өчен җаваплылык йөген җиңеләйтергә әзер булган кешеләр, армый-талмый йөргәнегез өчен Тирә-юньдәгеләр хөрмәт итсен. Сезнең күзләрегездә елмаюлар сүнмәсен! Бәхетле һәм сөекле булыгыз!