Сәйтәк авылы клубында Халыкара хатын-кызлар көне

2020 елның 10 марты, сишәмбе

7 март көнне Сәйтәк авылы клубында өлкән яшьтәге авылдашлар өчен “ Бер күрешер өчен килдек без ” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.Кичәне ачып җибәреп авыл клубы мөдире Гизатуллина Я.Г. авылдаш хатын-кызларыбызны  бәйрәм белән котлады. Олы даталар -  Бөек Җиңүнең 75 еллыгы һәм ТАССР ның 100 еллыгы турынд сөйләп үтте. Авыл үзешчәннәре һәм Бәзәкә мәктәбе укучылары кунакларга үзләренең матур җыруларын, биюләрен тәкъдим иттеләр.Һәр чыгышны авылдашлар җылы кабул иттеләр. Хәтта үзләре дә кушылып җырладылар , биеделәр. Кичәне тәмамлап авыл клубы мөдире  кунакларга  бүләкләр тапшырды.Бәйрәм кичәсе чәй өстәле артында дәвам итте. Мәзәк сөйләп, өстәл арты җырулары җырлап әбиләребез чын күңелдән ял иттеләр. Кичәне оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International