8 нче март - Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, Песәй авылы үзешчәннәре Тат.Тәкәш авылы халкына бәйрәм концерты тәкъдим итте. 2 сәгать буена күркәм затларыбызга мәдхия җырланды. Дәртле җырлар, күңелле күренешләр тамашачыларның күңеленә хуш килде. Бәйрәм алды киче һәркемнең кәефен күтәрде, Бу очрашу әле сонгысы булмас, әлбәттә, чөнки авыл халкы өчен мондый концертлар зур кыйммәткә ия.





