И хатын кыз, гүзәл зат!

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татар китапханәсендә 8 март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан “Ядкарь” әдәби-иҗади клубы әдәби-музыкаль кичәгә җыелды.

Кадерле хатын-кызлар: мәрхәмәтле әниләр, йомшак куллы әбиләр, сабыр йөрәкле, киң күңелле апаларны китапханәче Гөлназ Хафизова якынлашып килүче бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. Земфира Шакирова матур-дәртле җырлары белән кичәне ямьләндереп җибәрде. Гөлниса апа Евдокимова һәм Гөлсем апа Фардеевалар яңа табадан гына төшкән шигырьләрен укыдылар. Кичә чәй табыны янында,шигырь-җыр, мәкаль-уеннар белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International