Халыкара хатын-кызлар көненә "Хатын-кыз - гүзәл зат" исемле ял кичәсе.
8 нче мартта Тойма мәдәният йортында мәдәният хезмәткәре китапханәче белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көненә "Хатын-кыз - гүзәл зат" исемле ял кичәсе уздырылды. Авыл халкы һәм килгән кунаклар белән берлектә мул итеп чәй өстәле әзерләнде. Кичәдә шигыйрь, уен, бию һәм җырлар башкарылды. Ял кичәсе бик күңелле узды. Кичәгә килгән әбиләр, әниләр, апалар оештыручыларга уңышлар теләп, рәхмәт сүзләрен әйттеләр.



