Яраткан әниләр, әбиләр һәм барлык хатын-кызлар өчен Татар Тәкәш авыл үзэшчәннәре Песәй авылына котлаулар, иң яхшы номерлар ,җырлар,биюләр, юмор көлке белән кунакка барып кайттылар. Җыелган тамашачылар артистларны алкышларга күмделәр. Бәйрәм барысы да хатын-кызларга мәхәббәт хисләре белән сугарылган иде, сәхнәдән берничә тапкыр рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады, тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга адресланган иде. Бүген бәйрәм концертында булу бәхетенә ирешкән һәркемгә шатлык, мәхәббәт һәм язгы кәеф бүләк иттеләр Тәкәш артистлары.




