Менделеевск районында Бөек Ватан сугышы ветераннарына кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм практик ярдәм күрсәтү оештырылды.

2020 елның 10 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге тарафыннан Бөек Ватан сугышы ветераннарына яшәү урыннарына барып кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр һәм практик ярдәм күрсәтү оештырылды

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында территориаль бүлеге 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында ветераннарның яшәү урыннарына барып кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр оештыра.

Вакытын, консультация урынын һәм күздә тотылган мәсьәләләрне килештерү өчен Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарындагы территориаль бүлегенә 8(85549) 2-03-03 һәм 8 (85557) 7-53-33 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә кирәк

Шалтыратулар эш көннәрендә 8.00 дән 16.00 сәгатькә кадәр төшке аш вакыты белән 12.00 дән 12.45 кә кадәр түбәндәге адреслар буенча кабул ителә: Менделеевск шәһәре, Пионерская ур., 1 йорт, Алабуга шәһәре, Б. Покровская ур., 2 йорт

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International