Кызлар арасында хоккей буенча Татарстан Республикасы җыелма командасы иң яхшылар өчлегенә керде. Турнир Санкт-Петербургта узды. “Айсберг” спорт мәктәбе тәрбиячесе Алия Фәрхетдинова Татарстан Республикасы җыелма командасы составында беренчелекнең төп бүләкләре өчен бәхәсләште һәм бозда искиткеч хоккей күрсәтте.