Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты - хатын-кыз карашы", чара кысаларында ТР Президенты барлык хатын-кызларны халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Тантаналы чарада башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфаларын башкаручы Екатерина Ямалеева, шәһәр советы депутаты Марина Крылова һәм мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Эльвира Гыймазетдинова булдылар.