Менделеевлылар Түбән Камада тхэквондо ярышларында призерлар булдылар

2020 елның 11 марты, чәршәмбе

2020 елның 8 мартында Түбән Кама шәһәренең «Факел» спорткомплексында ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган WT тхэквондо буенча Түбән Кама шәһәре беренчелеге узды.

Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга, Менделеевск, Кама Аланы шәһәрләреннән 150дән артык спортчы катнашты.

Безнең шәһәрне тренер Сәлимуллина Алинә җитәкчелегендә «Батыр» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.

Көрәш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар түбәндәге призлы урыннар яуладылар:

1 урын-Гомәрова Язилә

1 урын-Кудряшова Карина

1 урын-Гайфетдинова Софья

1 урын-Латфуллина Валерия

1 урын-Рәхмәтуллина Алинә

2 урын-Шәрипова Анастасия

2 урын-Васильева Дарья

3 урын-Прокопьев Кирилл

3 урын-Трошина Милана

3 урын-Костина Александра

3 урын-Федоров Родион

3 урын-Бадретдинова Аида

3 урын-Колпакова Елизавета

Спортчылар грамоталар һәм медальләр белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International