Татарстан Муниципаль берәмлекләр Советында «елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе»республика конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә Менделеевскидагы ике ТОС та бар.
«Альфа» һәм «Бондюжский» ТОСлары җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итүдә бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм үз төркеме рейтингында беренче урыннарны яуладылар. Һәр үзидарә 650 мең сум күләмендә грант алды. Рәисләр Лидия Маслова һәм Рәмзия Әхмәдиева билгеләп үткәнчә, акчалар территорияләрне төзекләндерүгә тотылачак.
«Безгә микрорайоннарга файда китерү бик күңелле. Бергәләп шәһәрне уңайлы һәм матур итәчәкбез", - дип уртаклашты җиңүчеләр.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары