Миңа изгелек белән кагыл!

2012 елның 11 декабре, сишәмбе



Миңа изгелек белән кагыл!


Һәр елны Инвалидлар ункөнлеге кысаларында сигезенче төр коррекция мәктәбендә изгелек, мәхәббәт һәм мәрхәмәтлек көне билгеләп үтелә.
Быел бу традицион көндә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Анатольевич Привалов та катнашты, үз визитын мәктәп кабинетлары буйлап экскурсиядән башлады.
Игорь Анатольевич Привалов залда җыелганнарга мөрәҗәгать итте:
Үз сабыйларына игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтүче әти-әниләргә, кунакларга тәкъдим ителгән бу датага махсус әзерләнгән концерт программасы физик мөмкинлекләре чикле балаларга карата өлкәннәрнең йөрәк җылысын тулырак тою мөмкинлеге тудырды.
Һәр концерт номеры алкышларга күмелде. Яшь артистлар, залдагыларның хуплавын күреп, шатландылар, талантларын тагын да тырышыбрак күрсәттеләр.
Икенче сыйныф укучылары Лилия Гатауллина һәм Мария Бакаева “Мамонтенок” җырын һәм көнчыгыш халыклары биюен башкардылар.
Вадим Әхмәтгәрәев, Руслан Харисов, Максим Семенов, Айгөл Гайсина, “Задоринка” бию коллективы чыгышлары, 3 нче сыйныф малайлары башкаруындагы такмаклар беркемне дә битараф калдырды.
Чара “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнованың сувенирлар һәм күчтәнәчләр өләшүе белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International