11 март көнне Балалар сәнгать мәктәбендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Филармония музыкаль-әдәби лекторие артистлары концерты булды.
Артистлар үз чыгышларын ТАССР төзелүнең 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм лекторийның тууына 75 ел тулуга багышладылар.
Концерт 1945 елның 15 августында оештырылган һәм бүгенге көндә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең иң борынгы иҗат коллективы булып саналган музыкаль-әдәби лекторий барлыкка килү тарихыннан башланды.
ТР халык артисты, РФ атказанган артисты – Георгий Ибушев, ТР атказанган артистлары – Владимир Васильев (җитәкчесе) һәм Регина Вәлиева, шулай ук солистлар, халыкара конкурслар лауреатлары – Гөлнара Байназарова, Олеся Шәйдуллина, Дмитрий Босов, Роман Чуйнов (фортепиано), Ильяс Камалов (виолончель) залда утыручыларга искиткеч бәйрәм бүләк иттеләр.
Балалар сәнгать мәктәбе директоры Абрамова Алия Азатовна, ул яшь буынга эстетик һәм патриотик тәрбия биргән, дөнья, Ватан, татар музыкасының Гүзәл «Энҗе бөртекләре» өчен барлык тамашачылар исеменнән Филармония музыкаль-әдәби лекторие артистларына рәхмәт белдерде.