С.Гассар исемендәге мәдәният йортында бәйрәм концерты узды, анда ИК-10ның иң яхшы хезмәткәрләрен хөрмәтләделәр. Менделеев яңалыклары язалар.
Менделеевск районында 10 нчы төзәтү колониясенә 1964 елда нигез салынган. Бүгенге көндә көчәйтелгән режимлы колониядә 650 дән артык кеше җәза үтә.
Ләйсән Галиева Иң яхшы хезмәткәрләргә район башлыгы Валерий Чершинцев исеменнән бүләкләр тапшырды. Район башлыгының Рәхмәт хаты белән 10нчы төзәтү колониясе начальнигы Сергей Харкевич бүләкләнде.
Тантаналы чарада ТР буенча ҖҮФХИ башлыгы ярдәмчесе Вәгыйз Миңнуллин катнашты.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан Мәдәният сарае сәхнәсендә шәһәрнең вокаль һәм бию коллективлары чыгыш ясады.