2020 елның 12 мартында «Нептун» Сәламәтләндерү комплексында Менделеевск муниципаль районында «Авыл яшьләре» авыл спорт уеннары кысаларында йөзү буенча ярышлар узды. Анда Монай, Иске Гришкино, Енабердино, Турай, Тихоново, Монашево авыл җирлекләре катнашты.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Монай авыл җирлеге командасы җиңү яулады. Икенче урынны Иске Гришкино авыл җирлеге командасы, өченче урынны Тихоново авыл җирлеге командасы алды.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!