14 мартта бөтен дөньяда Халыкара елгаларны яклау көне билгеләп үтелә, элек ул плотиналарга, елга, су һәм тормыш өчен Халыкара көрәш көне дип атала иде. «Елгалар, су һәм тормыш өчен! " дигән девиз астында узган Бөтендөнья экологик хәрәкәтенә Сәйтәк авылы клубы хезмәткәрләре дә кушылды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән авыл кырыендагы Кама елгасының кайдан башлануын, аның ярларында нинди шәһәрләр урнашуын, суларында һәм аның ярларында яшәгән кош-корт, балык, хайваннарны белделәр. Шулай ук Кама елгасының пычрану проблемалары, табигый ресурслар белән сакчыл эш итү чаралары турында фикер алыштылар. Суның тере табигать тормышында әһәмияте, кешенең аны ничек куллануы , шулай ук елгаларны һәм диңгезләрне бөтен планетада сакларга кирәклеге турында белемнәрен тулыландырдылар. Елга янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштылар.Елга белән бәйләнешле күңелле уеннар уйнадылар .Әлеге чара балаларда туган як табигатенә эмоциональ мөнәсәбәт тәрбияләргә мөмкинлек бирде. Су ресурсларына, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясына сакчыл караш булдыру, табигатькә тыкшынуның тискәре нәтиҗәләре турында күзаллаулар алдылар. Балалар бу көнне бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмәтләр белделәр.



