«Менделеевск» алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясенең өч резидентына тагын инвесторлар - Мәскәү шәһәренең «ДжиЭСЭМ Кемикэл» ҖЧҖ киңәшчесе Дамир Шәмсин, Яр Чаллы шәһәренең «ФерроЛайт» ҖЧҖне гамәлгә куючысы Сергей Корсаков һәм Яр Чаллы шәһәренең «Автоштамп» ҖЧҖ генераль директоры Сергей Боровских өстәлде.
Муниципалитет белән килешүгә кул куйган өч резидент инвестицияләренең гомуми суммасы 217,9 млн. сум тәшкил итә. Минераль ашламалар, суыткыч җиһазлары өчен компонентлар һәм автомобиль сәнәгатенә комплектлау җайланмалары җитештерү планлаштырыла.
- Яңа предприятиеләр ачу районның киләчәк икътисади үсешен һәм яңа эш урыннары булдыруны стимуллаштыра. Без менделеевлыларның туган шәһәрендә Яшәсен һәм эшләүләрен телибез, - диде В.Чершинцев.
Чыганак Менделеевск яңалыклары.