Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

2012 елның 12 декабре, чәршәмбе




Хөрмәтле райондашлар!

Сезне чын күңелдән Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлыйм!

Илебезнең Төп законында Кеше, аның гражданлык хокуклары һәм демократик ирекләре иң зур хәзинә буларак ассызыклана. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыяви яңа үсеш сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулык һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булып тора.

Кадерле райондашлар! Һәркайсыбызга уңышлар юлдаш булсын! Һәркемгә тынычлык, бәхет, иминлек һәм туган республикабыз, Ватаныбыз хакына игелекле хезмәттә, барлык башлангычларда зур уңышлар телим!

 

Игорь Анатольевич Привалов,

Менделеевск муниципаль районы башлыгы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International