15 март көнне Сәйтәк авылы клубында “Минем шаян кызу тубым “ дип исемләнгән сәламәтлек көне уздырылды. Сәламәтлек көнендә яшүсмерләргә туп белән бәйләнешле уеннар тәкъдим ителде. ТАССР 100 еллыгы кысаларында туп белән бәйләнешле милли уеннар исә алынды. Туп белән уен- иң гади һәм популяр уеннар. Мондый уеннарда балалар да, өлкәннәр дә уйнарга ярата һәм ул барлык халыкларда да элек-электән бик теләп уйналган. Бу көнне яшүсмерләр үзләрен җитезлектә, тапкырлыкта, чыдамлылыкта сынадылар.