Кайнар линия буенча татарстанлылар коронавирус йогышы белән бәйле сораулар белән мөрәҗәгать итә алалар.Менделеев яңалыклары язалар
Татарстанда коронавирус белән авырган бер генә кеше теркәлгән. Ул Казанга Франциядән килде һәм берәү белән дә элемтәгә кермәде. Хәзерге вакытта чит ил сәфәрләрендә булган 430га якын кеше карантинда яши. Менделеев яңалыклары язалар
Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе һәм ТР сәламәтлек саклау министрлыгының кайнар линияләренә шалтырату саны арту сәбәпле, икенче кайнар линия ачтылар. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.
Халыкка Covid-19 профилактикасы мәсьәләләре буенча консультация бирәчәкләр. Шулай ук табибларга күптән түгел чит илләрдән кайткан кешеләр белән элемтәләр турында хәбәр итәргә мөмкин булачак.
Кайнар линия телефоны: 8 (800-22) 2-59-00.