4 нче мәктәптә өлкән яшьтәге 30 менделеевлы компьютер графикасына өйрәнү курсына йөри.Укытучы Ирина Мазняк мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә.

2012 елның 14 декабре, җомга




Укырга беркайчан да соң түгел!

4 нче мәктәптә өлкән яшьтәге 30 менделеевлы компьютер графикасына өйрәнү курсына йөри.Укытучы Ирина Мазняк мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә.
Компьютер артына утырган әби-бабайлар яшьләрен генә түгел, авырулары, проблемалары һәм мәшәкатьләре турында да оныталар. Пенсионерлар үзләренә хас тырышлык һәм үҗәтлек белән яңа мәгълүматны үзләштерәләр. Фән нигезләрен яхшырак хәтердә калдыру өчен курсларга парлап йөриләр, мисал өчен Петровлар һәм Казаковлар.
Канәгатьлек хисе биләгән әби-бабайлар дәрестә алган белемнәрен өйдә балалары һәм оныклары ярдәмендә ныгыталар. Аларның гаиләләрендә компьютер берничә буынны берләштерә.
Һәр яшьтә күңелгә якын шөгыль табарга була – актив ветераннар моны исбатладылар. Әйтергә кирәк, алар иң рәхмәтле укучылар, һәр кечкенә уңышны зур шатлык кебек кабул итәләр. Күпләр өчен заман сулышын тою – яшеңне җиңүгә тиң.
Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина хәбәр итүенчә, бу программа районда өченче ел гамәлдә һәм шушы дәвердә 120 пенсионер компьютер белеме алды. Иң өлкәненә 75 яшь.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International