Путин киләсе атнаны ял көне дип игълан итте

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Киләсе атна Россиядә коронавирус таралуга бәйле рәвештә, хезмәт хакын саклап калу белән эш көне дип игълан ителде.

Россия Президенты Владимир Путин коронавирус таралуга бәйле рәвештә, 30 марттан 5 апрельгә кадәр хезмәт хакын саклап калу буенча эш көне дип игълан итте.

Шул ук вакытта РФ Президенты тормыш белән тәэмин итүнең барлык структуралары, аерым алганда медицина учреждениеләре, банклар, кибетләр, даруханәләр, транспорт һәм барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары үз эшләрен дәвам итәчәк, дип ышандырды.

» Дисциплина һәм җаваплылык күрсәтүегезне, табибларның барлык киңәшләрен үтәвегезне һәм барыннан да элек өйдә булуыгызны сорыйм", — дип мөрәҗәгать итте Путин Россия гражданнарына.

25 мартка булган мәгълүматларга караганда, COVID-19 авырулар саны Россиядә 658гә җиткән, 29ы терелгән.

Чыганак: Менделеевск яңалыклары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International