Менделеевскида өлкән яшьтәге кешеләр үз-үзен изоляциягә китәргә ашыкмыйлар

2020 елның 26 марты, пәнҗешәмбе

Өлкән кешеләр: коронавирус буенча риск зонасына керүчеләр. Алар карантинны үтәмиләр, гәрчә бу авыруны булдырмас өчен иң ышанычлы ысул.

Хакимиятләр өлкән яшьтәге гражданнарга вирустан саклану өчен профилактик чаралар күрергә һәм җәмәгать урыннарына бармаска киңәш итә.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, карантин чорында үз-үзеңне изоляцияләү тәкъдим ителгән 65 яшь һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм өлкән гражданнар ярдәм сорап махсус кайнар линиягә мөрәҗәгать итә алалар. Азык-төлек продуктлары һәм даруларны волонтерлар мөрәҗәгать иткән гражданнарның акчалары хисабына китерәчәкләр. Кайнар линия телефоны: 8 (85549) 2-00-76.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International