Татарстанда 28 мартка планлаштырылган авыл хуҗалыгы ярминкәләре коронавирус пандемиясе белән бәйле рәвештә гамәлдән чыгарылды. Указны Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Чара гражданнарның сәламәтлеге турында кайгырту һәм инфекциянең таралуына юл куймау өчен кабул ителде. Шул ук вакытта барлык азык-төлек кибетләре гадәти режимда эшли. Татарстанда беренче чиратта кирәкле продуктлар һәм товарларның булуын махсус штаб күзәтеп тора. Вәзгыять республика Президентының шәхси контролендә.
Чыганак: Менделеевск яңалыклары