Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләрендә гражданнарны һәм хезмәткәрләрне коронавирус инфекциясе таралудан саклауга юнәлдерелгән өстәмә чаралар күрелгән.
Бу чаралар ЮХИДИ линиясе буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү, юл хәрәкәтен күзәтү, шулай ук административ хокук бозулар турындагы эшләрне караганда шәхси аралашуны минимальләштерүне күздә тота.
Транспорт чараларын теркәү, имтихан үткәрү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү (алмаштыру) буенча дәүләт хезмәтләре бары тик алдан язылу буенча гына, дәүләт хезмәтләренең бердәм порталын кулланып башкарылачак.
Транспорт чарасы конструкциясенә үзгәрешләр кертү өчен рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте электрон почта аша башкарылачак «mvd.ru ул бары тик электрон рәвештә гаризалар һәм алдан техник экспертиза бәяләмәләрен кабул итү өчен генә билгеләнгән.
Транспорт чарасының аның конструкциясенә кертелгән үзгәрешләрнең куркынычсызлык таләпләренә туры килүе турында таныклык бирү буенча дәүләт хезмәтләре Дәүләт автоинспекциясенең (ГИБД.РФ) рәсми сайтында күрсәтелгән бүлекчәләрнең телефоннарына алдан язылу буенча башкарылачак.
Транспорт чараларын (автомәктәпләр) йөртүчеләргә кандидатлар әзерләүне гамәлгә ашыручы мәгариф оешмалары белән берлектә, бер үк вакытта уку төркемнәре составында машина йөртүчеләргә кандидатлар саны кыскартылачак. Моның өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукына имтихан үткәрү графигы төзәтеләчәк.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны административ хокук бозулар турындагы эшләрне карау өчен Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә вазыйфаи затта хокук бозу урынында эш буенча карар кабул итү вәкаләтләре булган очракта һәм мондый карар кабул итүгә комачаулаучы шартлар булмаганда, гражданнарның ЮХИДИ хезмәт автомобильләрендә һәм юл-патруль хезмәте стационар постлары биналарында булулары төшереп калдырылачак.
Юл хәрәкәтендә катнашучыларны административ хокук бозуларны карау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен рәсмиләштерү өчен Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә җибәрү кирәк булса, килүнең конкрет датасы һәм вакыты билгеләнәчәк, кабул итү бүлмәләрдә, мөмкин булганча — кабул итү тәрәзәләре аша уздырылачак.