Планнан тыш яллар-күңел ачу өчен сәбәп түгел, ә сәламәтлекне саклау мөмкинлеге

2020 елның 28 марты, шимбә

28 марттан 5 апрельгә кадәр планнан тыш яллар - күңел ачу өчен сәбәп түгел, ә сәламәтлекне саклау мөмкинлеге. Район җитәкчелеге шәһәр халкына үз-үзеңне изоляцияләү режимына күчәргә һәм җәмәгать урыннарына бармаска киңәш итә.

Аеруча куркыныч төркеменә керүчеләргә-65 яшьтән өлкәнрәк гражданнар игътибарлы булырга кирәк. Бу яшь категориясендә коронавирус авыруыннан үлү очракларының проценты югарырак.

Өлкән яшьтәге гражданнар беренче чиратта кирәкле азык-төлек продуктларын һәм дару препаратларын китерү мәсьәләләре буенча «кайнар» линиягә мөрәҗәгать итә алалар.

65 яшьтә һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге ялгыз һәм ялгыз яшәүче гражданнар беренче чиратта кирәкле азык-төлек һәм табиб рецептыннан башка сатып алына торган дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә ала торган кайнар линия телефоны (8 (85549) 2-00-76. Шәхсән беркая да барырга кирәкми.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International