Бу COVID - 19 белән вәзгыять аркасында мәҗбүр булган чара.
1 апрельдән муниципалитетлар арасында җәмәгать транспортында пассажирлар ташу туктатыла.
Пассажирлар ташучы компания җитәкчесе Ландыш Салихова Instagram да үзенең чыгышында муниципальара маршрутларда пассажирлар йөртүне туктату турында мәгълүмат урнаштырды.
Безнең хәбәрчебез Ландыш Салихова белән элемтәгә керде.
"Әйе, Менделеевскидан Чаллы, Алабугага кадәр рейслар гамәлдән чыгарыла. Өйдә калуыгызны сорыйбыз. Безнең барыбыз өчен дә кирәкле чара»,-диде Салихова.