Коррупциягә каршы – җәмгыять

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе




Россиянең экс-Президенты Дмитрий Медведевның “коррупция законсыз гына түгел, килешсез дә булырга тиеш” дигән сүзләре 1 нче гимназиядә булган түгәрәк өстәлнең асылын тәшкил итте.
“Коррупциягә каршы торуда дәүләтнең һәм җәмгыятьнең роле” дигән теманы тикшерүдә шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов, хокук саклау органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре, шулай ук өлкән сыйныф укучылары катнашты.
Игорь Анатольевич Привалов Сингапур мисалын китерде, биредә ришвәт алган өчен барысыннан да мәхрүм калырга мөмкин – эштән, иректән, намуслы исемнән.
Түгәрәк өстәлне алып баручы җәмгыять белеме укытучысы Эльмира Вәлиева сүзләренчә, беренче ришвәтчелек белән көрәшне патша Иван III башлаган. Иван Грозный вакытында коррупция өчен җәза бирүнең беренче очрагы теркәлә – бүләккә кыздырылган каз алган дьяк асыла. Петр I заманында коррупционерларны бернинди кызганусыз асканнар, 1922 елда атуны кертүче закон чыгарылган. Ләкин мондый җәза әле дә гамәлдә, ләкин коррупция дәрәҗәсе югары булган Кытай мисалы шуны күрсәтә – җәмгыять мондый закон бозуларга түзә икән, бер генә, хәтта иң катгый җәза чарасы да кешене җинаять кылудан туктатмаячак.
Бүген дәүләт коррупциягә каршы җитди чаралар күрә һәм аның дәрәҗәсе сизелерлек кими, – дип билгеләде район башлыгы ярдәмчесе юрист Роман Волков.
Бу сүзләр белән укучыларның барысы да килешмәде, ләкин үзләре шаһитлар булган, яки әти-әниләреннән ишеткән төгәл мисаллар китерүдән баш тарттылар.
Бүген мәгариф өлкәсендә әлеге проблеманы өйрәнүгә аерым игътибар бирелә, аның турында җәмгыять белеме дәресләрендә генә түгел, түгәрәк өстәлләрдә, хокук саклау органнары вәкилләре белән очрашуларда да сөйләнә. Бу турыда мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова белдерде.
Игорь Анатольевич сүзләренчә, коррупцияне җиңүнең иң ышанычлы ысулы – кеше факторын юк итү. Моңа мисал – юлларда хәрәкәт кагыйдәләрен бозуны теркәүче видеокамералар кую.
Эльмира Баязитовна балалардан ришвәтчелек корбаны булганда кая мөрәҗәгать итәргә кирәклекне белүләрен сорады. Монда да фикерләр аерылды: кайберәүләр эшне җәмәгатьчелеккә чыгарырга һәм массакүләм мәгълүмат чараларына мөрәҗәгать итәргә кирәк дип исәплиләр, икенчеләре моны эшләүдән мәгънә тапмый.




ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International